Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз (6+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында кече мәктәп яшендәге балалар өчен 3 нче санлы китапханәдә  танып белү викторинасы үткәрелде. Китапханәче Интернет төшенчәсе, челтәрдә мөстәкыйль эшли башлар алдыннан белергә тиешле төп кагыйдәләр турында сөйләде. Балалар глобаль челтәрнең чынбарлык тормыштагы кебек үк файда гына түгел, зыян да китерергә мөмкин булуы турында белде, чөнки аны җинаятьче төркемнәр һәм аерым хулиганнар да үзләренең мәкерле планнарын тормышка ашыруда куллана. Укучылар тәкъдим ителгән видеоязма аша Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотуның җиде кагыйдәсен үзләштерде. Алга таба балалар, викторина сорауларына җавап биреп, челтәрдә үзеңне җаваплы тоту буенча белемнәрен ныгытты. 

Чара азагында китапханәче өлкәннәрнең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуы турында искә төшерде һәм куркынычсыз интернет турында балаларга белешмә кәгазьләр тәкъдим итте. 

Поделиться: